«Лениногорскнефть» идарәсе 80 еллыгын билгеләп үтте (+фотолар)
«Татнефть» компаниясенең һәм республиканың беренче нефть чыгару идарәсе юбилеен билгеләп узды.
Лениногорск җирендә Татарстанның әһәмиятле ятмалары ачылды, күп кенә технологияләр сынап каралды, нефть тармагының күренекле җитәкчеләре хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрде.
Тантаналы чаралар 30 һәм 31 майда узды: Мактау вахталар алмашка килде, киләчәк буыннар өчен вакыт капсуласы салынды, Мактау тактасы ачылды, иң яхшыларны бүләкләделәр, 2 нче социаль-педагогик комплекс бәйрәме булды.
Идарә коллективы дистә еллар элек салынган һәм компаниянең нефтьчеләре дә үзләренә кабул итеп алган данлы традицияне дәвам итә – ул мактаулы вахталарны җибәрү. 30 майда иртәнге 6:30 да эшчеләр автовокзалыннан объектларга иң лаеклылары – җитештерү алдынгылары, тәҗрибәле остазлар, активистлар һәм новаторлар чыкты.
31 май иртәсендә вахталар Татарстан нефтен беренче ачучылар монументы янында очраштылар, җитәкчеләргә смена нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр һәм һәйкәл эченә капсула салдылар, аны “Лениногорскнефть” идарәсенең 100 еллыгы көнендә варислар ачачак.
30 майда көндез идарәнең яшь хезмәткәрләре юбилейга багышланган «Буыннар элемтәсе – һөнәри осталыкны күрсәтү» чарасында катнаштылар. Көч сынашырга 28 катнашучы гариза биргән иде.
Хезмәткәрләр катлаулы бурычларны үтәделәр. Эшләрнең тизлеге һәм сыйфаты гына түгел, куркынычсызлык техникасының үтәлеше дә бәяләнде. Ярышлар нефтьчеләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен һәм катлаулы шартларда эшли алуларын раслады.
ЦДНГ-8 операторы һәм 2024 елда компаниянең һөнәри осталык конкурсында җиңүче Искәндәр Фатыйхов үзенең статусын раслады һәм сальникларны алыштыру буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
“Мин яңа катнашучыларга тәҗрибә һәм осталык бирергә, фишкалар, киңәшләр күрсәтергә теләдем, алардан файдалансыннар һәм идарәне бөтен «Татнефть» дәрәҗәсендә уңышлы тәкъдим итсеннәр иде”, - ди ул.
30 май кичендә нефтьчеләр тагын бер күркәм традицияне яңарту өчен идарә бинасы янына җыелдылар. Хәзер ел саен мактау тактасына производство ударникларының һәм тармакның атказанган ветераннарының фотосурәтләре куелачак. Бу юлы 34 кеше – мактау тактасында.
31 майда Лениногорскиның «Юбилейный» паркы 2 нче социаль-педагогик комплекс бәйрәмен кабул итте, СПКны 24 ел дәвамында гамәлгә куючы – «Лениногорскнефть» идарәсе. Быел бу вакыйга идарәнең юбилеена багышланды.
Сәхнәдән хәйриячеләр бу уку елын уңышлы тәмамлаган мәктәп укучыларына һәм укытучыларга бүләкләрне тапшырдылар: 2нче, 4нче, 5нче, 6нчы, 7нче мәктәпләр, 12 нче лицей, Лениногорск нефть техникумы укытучылары һәм студентлары, Лениногорск балалар йорты һәм «Родничок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. 300гә якын кеше махсус грантларга ия булды.
Бу көн 200дән артык булачак беренче сыйныф укучылары хәтерендә үзенчәлекле булып калачак. Сентябрьдә алар мәктәпкә яңа сумкалар белән барачаклар.
“Лениногорск җире талантларга бай. Шуңа күрә менә монда «Татнефть»нең беренче предприятиеләренең берсе оештырылуы очраклы түгел, нәкъ менә “кара алтын” ярдәмендә без имин яшибез һәм киләчәккә ышанычлы карый алабыз, шәһәрләргә – социаль мәсьәләләрдә, үсеп килүче буынга һәм ветераннарга ярдәм итә алабыз”, - ди компаниянең Директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов.
Лениногорскилылар өчен Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева, Казанның «МИБ» вокал триосы һәм үзебезнең «Ва-Банд» кавер-төркеме чыгыш ясады. Буярга яратучылар арт-пространствода күңелле вакыт үткәрде, ә яшь тикшеренүчеләр «Форт Боярд» уенында сәяхәт итте, лазертагта катнашты.
Анастасия Петрова
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев