Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Максатлары – үз-үзләренә ышанган, ватанпәрвәр буын тәрбияләү

Лениногорскиның балаларга һәм яшьләргә педагогия һәм психология өлкәсендә ярдәм күрсәтү үзәге илкүләм “Яшьләр һәм балалар” проектка киң колач белән кушылды.

“Логос” үзәге яшьләрне социаль җаваплы, ватанпәрвәр кеше итү, аның талантларын үстерү, үз-үзләрендә ышаныч, ихтыяр көче тәрбияләү, урта һөнәри белем алучы яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау максатыннан үз проектларын эшләп республика грантында җиңеп чыктылар. Проект “Сила внутри тебя” дип атала.

Педагогика һәм психология ярдәме үзәге белгечләре һәрбер кешенең, үсмер баламы ул, өлкән яшьтәге кешеме, тормыш авырлыкларын җиңәргә, үсәргә, үзгәрергә һәм башкаларга ярдәм итәргә җитәрлек көче була дигән фикердә торалар.  Ләкин кайвакыт бу эчке ресурс үзебездән яшерелгән. 2025 елда «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге яшьләргә үзләрендә бу көчне табарга һәм тоярга ярдәм итү проектын эшләтеп җибәрде. Ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Ә проектны “Логос” үзәгенең директоры Ольга Ященко һәм аның педагог-психологлары Диләрә Мортазина һәм Анастасия Антипова тормышка ашыру эшенә кереште. 

Проект кысаларында яшьләр һәм үсмерләр белән төрледән-төрле очрашу, чаралар үткәрү февраль аенда башланып китте. Беренче адым  итеп үзәкнең белгечләре үзләре үткәргән чараларда катнашучы Лениногорск һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның эмоциональ халәтне диагностикалауны максат итеп куйды. Моның өчен һәрбер үткәрелгән чарада яшьләр белән тестлар, төрле башваткыч һәм тирән уйлап җавап бирүгә юнәлдерелгән уеннар, әңгәмәләр узды. Педагог-психологлар Диләрә Мортазина, Анастасия Антипова Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжы студентлары белән үткәргән "Синең портретың кояш нурлары астында” чарасы – шуларның берсе.  Чараның максаты һәр студентка үзенең кабатланмас шәхес булуын  һәм үз кыйммәтлелеген күрергә ярдәм итү булды. 

“Без студентларның һәрберсенең  үз таланты хыялы, эчке бай дөньясы – алдагы тормышка үз ресурсы булган кеше булуларын аңлаувын бурыч итеп куйдык. Дәрес тренинг формасында узды. Үз-үзләренең нәрсәгә сәләтле, нинди сыйфатларга ия булган кеше икәнлеген аңлый һәм күрсәтә алсын өчен  сүзләр белән генә түгел, образлар белән дә белдерергә ярдәм иткән иҗади күнегүләр үткәрдек.  Күнегүләрдән соң булган фикер алышулар үзенә бер күңелле, мавыктыргыч булды. Аларда һәркем бер-берсе турында ниндидер яңалык белү генә түгел, хәтта үзе турында да көтелмәгән бер ачыш ясады. Студентлар рәсемнәр ясап,  үзләре турында  үзләре кыскача хикәяләр язып, үзара аралашып,  үзләренең шәхси сыйфатларын, иң көчле якларын табарга тырыштылар. Эчке дөньяларында яшеренгән көч һәм таяныч чыганагы нәрсәдән гыйбәрәт булуын ачыкларга, уйланырга өйрәнделәр”,- дип сөйләде үзәкнең директоры Ольга Ященко.

Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтүче «Логос» үзәге яшүсмерләрне һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә тарту өстендә эшли.  Шулай ук имин булмаган гаиләләрдәге балаларга, инвалидларга һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, өлкән яшьтәгеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, шәһәр һәм районыбызда яшәүчеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы проблемаларына җәлеп итү, яшүсмерләрнең  социаль-актив позициясен, иҗади сәләтләрен үстерү һәм ватанвәрвәрлек хисе формалаштыру юнәлешендә дә зур эш алып бара.

“Агымдагы елда без республика яшьләр эшләре министрлыгының ике грантын оттык. Аның берсе “Сила внутри тебя”, әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында без Лениногорск уку йортларында укучы яшьләр белән атна саен әһәмиятле яңа темалар күтәрдек. Безнең педагог-психологлар алар белән тормыш кыйммәтләре, аның мәгънәләре турында сөйләштеләр, «хис-кичерешләр дөньясын» тикшерделәр, кешенең сәламәтлеге күпчелек очракта аның үзенә бәйле булуын төшендерделәр. Яшьләр кемнәр белән аралашу, аларның ничек һәм нинди йогынты  ясавына кагылышлы сорауларга җаваплар табып, үз фикерләрен әйттеләр. Әхлак темасы зур тормышка аяк басып килүче яшьләр өчен аеруча җитди булды”,- ди үзәкнең директоры.


“Сила внутри тебя” проекты төрле форматларда һәм төрле мәйданчыкларда һәм социаль челтәрләрдә дә барган.  Ә җәй көне исә ул аерым бер мөһим фазага күчкән, Логос белгечләре шәхси консультацияләр үткәрә башлаган.   Алар барышында нинди дә булса ярдәм, чишелеш таба алмаган мәсьәләләре, сораулары булучылар белән шәхси эш алып бардылар. Әлеге мәсьәләләрне ачыкларга проект кысаларында уздырылган чараларда катнашучының һәрберсен чын-чынлап ишетеп, аны нәрсә борчыганын, ә нәрсә көч биргәнен аңларга тырышып,  диагностика нәтиҗәләре ясау булышкан.  Бу нәтиҗәләр студентлар белән эшләүнең индивидуаль программаларын булдырырга һәм хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән чараларны планлаштырырга ярдәм иткән. “Логос” үзәге откан икенче грант нәкъ менә шул хокук бозуларны профилактикалауга багышланган проект, ул “Притяжение” дип атала. Проект сентябрь аенда тормышка ашырыла башлаган.

Исламия Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев