Мидхәт Агадуллин 42 елны тренерлык өлкәсенә багышлаган
Лениногорскиның спорт ветераны, Татарстанның физик культура хезмәткәре – Мидхәт Агадуллин 88 яшьтә булса да, тыпырдап бии, бүген дә спорт белән шөгыльләнүдән туктамый.
42 ел дәвамында Лениногорск нефть техникумында җиңел атлетика буенча тренер-укытучы булып эшләгән.
“Минем шәкертләрем әйбәт иделәр. Александр Логинов, Николай Федоров белән горурланам. Николайның беренче тренеры идем. Көньяк Африка Республикасында ул 1997 елда җиңү яулагач, бер алтын медален миңа бүләк итте, “бу сезнең дә уңыш, диде”. Мин эшләгән чакта нефть техникумы командасы 21 ел рәттән 1 май эстафетасында җиңүчеләр булып танылды. Беренче тапкыр мин үз командаларымны эстафетага 1968 елда чыгардым. Безнекеләр ул вакытта пьедесталны тулысынча алдылар, без барысыннан да яхшырак идек, башкалардан, хәтта иң тәҗрибәле йөгерүчеләрдән дә бер башка биегрәк идек. Ул елларда техникумның спорт залы булмаса да, егетләр һәрвакыт бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр”, - дип сөйли Мидхәт Калямдарович.
Башкортстанда туып-үссә дә, 1967 елда Лениногорскига килеп, язмышын безнең шәһәр белән бәйли. Безнең шәһәргә килгәч, нефть техникумына укытырга керә, тренер вазифасын алып бара. “Минем чаңгы буенча беренче разряд, ә башка төрләр буенча икенче разряд. Яраткан спорт төре – җиңел атлетика. Мин аны “җиңел булмаган җиңел атлетика” дип атыйм”, - ди ул.
Мидхәт Калямдарович кечкенә чактан биергә яраткан. Уфада бию белән махсус түгәрәктә шөгыльләнгән. Армиядә бию буенча хәрби фестиваль лауреаты була. Лениногорскилылар аның “матрос” биюен, тыпырдап биюен күргәне бардыр.
Мидхәт Агадуллин – 400 еллык педагогик стажга ия булган Гайнетдиновлар нәселенең бер вәкиле, аның хатыны Сәгыйдә – Габделхак Гайнетдиновның олы кызы. Сәгыйдә ханым татар теле укытучысы булган, хезмәт ветераны. 51 ел бергә гомер иткәннәр.
Армия хезмәтендә ул 3 ел була. Отделение командиры була, элемтәдә эшли. “1961 елның 12 апрелендә Гагарин очышын тәэмин иттем, бу минем тормышымда мөһим мизгел. Армиягә алынгач, бездән элемтә радистлары әзерләделәр. Без бер егет белән, ул Балтыйк буеннан, Төньяк Кавказ хәрби округында элемтә буенча беренче урынны алдык. Безгә Юрий Гагарин очышына хезмәт күрсәтүне ышанып тапшырдылар, без космонавт белән элемтәдә утырдык. Күп айлар әзерлек барды”, - дип искә ала ул чакны.
фото: Р. Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев