Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Мин китәм, минем урынга бәхет иңсен»: исән булса, Гәрәй Рәхимгә 85 яшь тулган булыр иде

Юксыну.

Бүген – 15 июльдә Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимнең туган көне, исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Лениногорск районы, Аланлык (Федотовка) авылында туа.

 Г.Родионов 1959 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында гади колхозчы, соңыннан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Ул җәмәгать эшләре дә алып бара; үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, аның җитәкчесе була; район авылларында концертлар куеп йөргәндә, репертуарда туган авылындагы керәшен татар фольклоры әсәрләрен киң файдалана, үз шигырьләрен дә сәхнәгә чыгып сөйли.

Университетны тәмамлагач, Г. Рәхим бер ел чамасы “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1972-1977 елларда – Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, ә 1978-1979 елларда “Казан утлары” журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтендә. 1979-1981 М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 

1992 елдан ул-Татарстан Дәүләт Советында референт һәм баш референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире хезмәтләрендә. 

 1980 елда аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, 2007 елда “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. “Каһәрләнгән мәхәббәт” операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә, ул 1984 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2021 елның 6 сентябрендә вафат була.

 Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров болай дип искә ала:

-    Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим Григорий Родионов туган авылы Шөгер ягы, Лениногорск шәһәре белән даими туганнарча элемтәдә торды. Чөнки заманында укучы малай кышкы зәмһәрир салкында киез итегенә чаңгылар элеп тәүге тапкыр Лериногорскида оешкан "Чишмә" иҗат берләшмәсенә бару максатыннан Шөгергә кадәр әнә шул чаңгыларда җилдерә. Аннары инде юлаучы машина белән караңгы төшкәндә генә Ш.Бикчурин җитәкләгән "Чишмә" иҗат берләшмәсенә килеп керә. Аны Казанга, хәерле юл теләп остазлары озата. Халык мәхәббәтен яулаган олпат язучы булгач та туган җире белән араны өзмәде, даими кайтып торды, яшь каләмдәшләренә иҗат үрләрен яуларга ярдәм итте.

 

Гәрәй Рәхим шигыре:

Гомер

Артта кала кышның бураннары,

Җанга тигән ачы еллар кала;

Юлда кала яшьлек, яулык болгап,

Гомер дигән пар ат алга чаба.

Бар да кала, бар да артка күчә,

Юл буенда өметләрең кала,

Күпме язлар, күпме назлар…

Гомер дигән пар ат һаман чаба.

Гомер дигән пар ат алга чаба,

Үткән кайтмый, яңа таңнар алда.

Еллар чаба, йөрәк түзми яна,

Әйди һаман киләчәккә таба.

 

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев