Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Минтимер Шәймиев ТР Рәисе каршындагы Совет утырышында: Республиканың киләчәге якты

Татарстан узган үсеш юлы канәгатьләнү хисе тудыра.

Проблемалар һәрвакыт булды һәм булачак, әмма безнең төбәк аларны җиңеп чыгарга сәләтле. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге Дәүләт милли сәясәте стратегиясен Татарстанда гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2036 елга кадәрге яңа стратегиянең бурычлары турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Бу елларда катлаулы юл үтәбез. Без генә түгел, гомумән, мин Россия Федерациясенең һәм Россиянең күпмилләтле халкының яңа шартларда формалашуын күздә тотам», – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, төбәккә барлык кискен мәсьәләләрне уңышлы үтәргә насыйп була.

«Әгәр без менә шулай сабырлык белән, халык тавышына колак салып, алга таба да яшәсәк һәм эшләсәк, нәтиҗәләр булачак», – диде Шәймиев.

Ул шулай ук Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләренең дә тигез булуын әйтте. «Шундый үзара аңлашу булганда, күңел сөенә. Сабырлык кирәк, бер-береңне һәм республиканы яратырга кирәк», – дип сүзен тәмамлады 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/mintimer-saimiev-tr-raise-karsyndagy-sovet-utyrysynda-respublikanyn-kilacage-yakty-5915567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев