Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайдан безгә язалар: Горурлыгы туган ягымның

Бу дөньяда иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере! Әле яңа гына мин яшим дип аваз саласың, кай арада сиздермичә генә гомернең язы-көзе, кышы-җәе сизелми үтеп тә китә.

Артка борылып карасаң, узган гомер юллары искә төшә... Мөэмин-Каратайда гомер итүче Әнисә Атлас кызы Ханнанованың да гомер дигән дәрьяның истәлекле бер матур, чоры.

1971 елның сандугачлы гаҗәеп бер гүзәл көне. Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Атлас белән Җәүһәриягә исә тиңсез шатлык бүләк иткән куанычлы иртә! Чөнки менә шушы көндә сау-сәламәт, алмага тиң сабый тудым дип аваз сала. Әти-әнисе сабыйларына татарның кыз балага бик теләп куша торган күркәм исемнәрнең берсе – Әнисә дип исем кушалар.

Кечкенәдән шук, шул ук вакытта үзен саклый да, яклый да белә торган Әнисә Атлас кызы 1987 елда Лениногорскиның 6 нчы мәктәбен уңышлы тәмамлый. Аннары 1987-1990 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала.

Ә инде 1990 елның август аенда Лениногорск районының гаҗәеп гүзәл табигатьле Мөэмин-Каратай авылының “Маяк” колхозына экономист белгечлеге буенча эшкә җибәрелә. Үз вазифасына ихлас күңелдән бирелгән, гади авыл кешесенең кешелекле, эчкерсез мөнәсәбәте аның күңелендә бу салага, кешелекле, ярдәмчел халкына тирән хөрмәт уята.

1997-1999 елларда авыл советында бухгалтер вазифаларын намус белән башкара. 1999-2004 елларда Лениногорск шәһәрендә статистика бүлегендә хезмәт итә. 

Әнисә Атлас кызы шәһәрдә туып-үссә дә, Мөэмин-Каратайның гүзәллеге, халкының уңганлыгы, кешелеклелеге магниттай үзенә тарта. 2005 елда Мөэмин-Каратай авылы җирлеге башлыгы итеп билгеләнә. Язмыш аны Мөэмин-Каратайның кече күңелле, хезмәт сөючән, керсез елмаю белән үзенә караткан чибәр егете Фәнис белән таныштыра, мәңгелек яр рәвешендә кавыштыра.

Бер-берсеннән башка тормыш дәрьясын гизүне күз алдына да китерә алмаган гашыйклар үрнәк гаилә коралар, мәхәббәт җимешләрен тәшкил иткән алмадай ике бала: бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илнарны, кызлары Эльмираны бар яктан да тәрбияле, үрнәк итеп үстерәләр. Бүгенге көндә дә туганлык җепләрен саклап, кода-кодагыйлар белән даими аралашып, бала-оныклар, туганнар белән араларны өзмичә көн итәләр.

 Бүгенге көндә Мөэмин-Каратай авылы бергә, бердәм булып яши. Ел дәвамында бездә, авыл күләмендә нинди генә өмәләр узмый, нинди генә әдәби-мәдәни чаралар үтми.  Бу эшләр Әнисә Атлас кызы җитәкчелегендә уза, һәр башлангычка юл яра. Авыл мәчете гөрләп эшләп тора, дини бәйрәмнәр бергә, бердәм үткәрелә. 

Мөэмин-Каратай авылы тирә-як авыллар өчен дә бар яктан да үрнәк дип саныйм. Бар җирдә чисталык, тәртип, бер-береңә тирән, эчкерсез хөрмәт. Җиңү бәйрәме, төрле юнәлештәге авылдашлар хәтерендә калырлык әдәби кичәләр, милли бәйрәмнәр, үз эченә тирән мәгънә салган, гүзәллекне чагылдырган “Сөлге җыю” йоласы, милли бәйрәмебез Сабан туе, Кич утырулар – авылыбызның мәдәни йөзе. 

Шулай ук Мөэмин-Каратайда байтак еллар эшләп килүче, шәһәр һәм районкүләм бәйгеләр лауреаты – “Юлдаш” гармунчылар ансамбле ир-егетләре, аерым алганда,  Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, Әхмәтшин Хаҗиморат гармунчы, җырчы буларак та тирә-якта дан тоталар. Шулай ук бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге милли әдәбият бүлеге мөдире, җырчы Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, авыл китапханәчесе, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров, мәдәният йорты хезмәткәрләре Лилия Вәлиәхмәтова, Рәмзия Шәмсуарова, Вәлиәхмәтов Ринат, “Кояшкай” бию түгәрәгенә йөрүче сәләтле кызларыбыз: Рүзилә һәм Рәзинә Мортазиналар авыл,  район мәдәният тормышында бик теләп катнашалар.

Югарыда санап үтелгән барлык чаралар, мәдәният казанышлары, уңышлар, һичшиксез, үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узучы Әнисә Атлас кызы Ханнанованың тынгысыз, даими хезмәт нәтиҗәсе.


Таһир Шәмсуаров

 

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 19 июнь санында басылды.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев