Мошенниклар медицина полисы турында алдый башлаган
Лениногорск прокуратурасы мошенниклыкның яңа алдау төре - медицина полисының гамәлдә булу вакыты тәмамлануын әйтеп алдаулары турында хәбәр итә.
Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәре исеменнән шалтырата һәм медицина полисының гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр итә. Полисны озайту өчен гражданинга смс - хәбәрдән кодны әйтеп бирергә кирәк.
Гражданин смс мәгълүматларын тапшырганнан соң, аңа янәсе «Хокук саклау органнары хезмәткәре» шалтырата, җинаятьчеләрнең Дәүләт хезмәтләре порталы аша банк счетларына керергә маташулары һәм аларны саклап калу өчен акчаларны «куркынычсыз» счетка күчерергә күндерергә тырыша.
Исегездә тотыгыз:
- пенсия фонды хезмәткәрләре смс – хәбәрдән кодны хәбәр итүне сорамый;
- шәхси мәгълүматларыгызны өченче затларга тапшырмагыз.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев