Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Муса Җәлил премиясе лауреатлары билгеле

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары игълан ителде.

Жюри җиңүчеләр итеп бер шагыйрьне, ике драма артистын һәм бер музыкантны сайлаган.

Премия «Бөртекләп җыелган гомер» шигырьләр китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен шагыйрь Дания Галәүтдиновага (Дания Нәгыйм); Кариев театры артисты Булат Гатауллинга, «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаевка, шулай ук, Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире, пианист Зөлфәт Фахразиевка бирелгән.

«Конкурска барлыгы 30 эш кергән, шуның 28е карау өчен кабул ителгән. Шулар арасында иң иң күбе – иҗтимагый эшчәнлек өчен (8 эш) һәм музыка сәнгате өчен (7 эш)», дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәге.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/musa-alil-premiyase-laureatlary-bilgele-5900531

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев