МХО хәрбие ясаган рәсемгә - райондашыбыз Халидә Бегҗановадан шигырь
Куакбаш авылында яшәп иҗат итүче Халидә Бегҗановадан “Яшьле күзләр” дип аталган шигырь килеп керде редакциягә.
Махсус хәрби операциядәге ир-егет ясаган рәсем Халидә апаның кулына кергән. Рәсемдә күздә яшь бөртеге ясалган. Чыннан да, хәрби операция башланганнан бирле күпме күз яшьләре түгелгәндер инде.
Шушы рәсемгә карагач, Халидә апаның күңелендә “Яшьле күзләр” шигыре туа.
Әйдәгез, бергәләп укыйк.
Яшьле күзләр
Күңелемнең иң түрендә йөртәм,
Әнкәемнең назлы сүзләрен.
Күзем йомсам, күз алдыма килә,
Әнкәемнең яшьле күзләре.
Әткәем дә иңнәремнән кочты,
Әткәйләр бит көчле үзләре.
Сиздермәскә тырышса да сиздем,
Яшьле иде аның күзләре.
Сөйгән ярым мине озатып калды,
Мөлдерәмә күңеле түзмәде,
“Сау йөре” – дип, күзләремә карый,
Аның моңлы яшьле күзләре.
Сабыйларны кочтым куеныма,
Үземнең дә җаным түзмәде.
Күңелемне айкап- айкап алды,
Сабыйларның яшьле күзләре.
Шушы яшьле күзләр өч ел инде,
Яу кырында озатып барадыр.
Шушы күзләр, бәлки шушы күзләр,
Афәтләрдән саклап каладыр.
Бу мәхшәр көн мәңге йөрәкләрдә,
Күңелләрдә уелып калдылар.
Газиз балаларын яу кырына
Яшьле күзләр озатып калдылар.
Декабрьнең салкын көне иде,
Каеннар баш иде, түзмәде.
Күрәсеңме кеше, күрәсеңме,
Табигатьнең яшьле күзләрен.
Халидә Бегҗанова
фото: Х.Бегҗановадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев