Путин Кремльдә махсус хәрби операция катнашучыларын Россия Герое исеме белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Россия Герое исеменә һәм батырлык орденнарына лаек булган хәрбиләрне бүләкләде.
Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»
Тантана вакытында Россия Президенты махсус хәрби операция катнашучыларының кыю һәм профессиональ гамәлләре аеруча катлаулы участокларда һөҗүм операцияләрен җентекләп әзерләргә һәм уңышлы уздырырга мөмкинлек бирде, дип белдерде.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, бүләкләнүчеләр арасында махсус һәм оператив бүлекчәләрнең командование вәкилләре һәм офицерлары булган. Аларның батырлыгы, дөрес карарлары һәм тәвәккәллеге Россия гаскәрләренең катлаулы юнәлешләрдәге һөҗүм гамәлләрен планлаштыруда һәм аларны уңышлы гамәлгә ашыруда төп роль уйнады, дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев