Районның Иске Писмән авыл җирлегендә кош гриппы ачыкланды
Кош гриппы буенча эпизоотик хәл киеренке.
Лениногорск районының Иске Писмән авыл җирлегендә югары патогенлы кош гриппы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә карантин игълан ителде.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле карары имзаланды.
Чир чыккан урында 5 км радиустагы куркыныч зона билгеләнгән. Күзәтү зонасы бу урыннардан 100 км радиуста республиканың 16 районы территориясен үз эченә ала: Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнары
Эпизоотик урыннарда авыру кошларны дәвалау, кошларны күчерү һәм төркемнәргә бүлү, кошчылык продукциясен чыгару, кошларны йөртү, кыргый кошларны аулау (санны җайга салудан тыш) һәм чит транспорт керү тыела. Куркыныч янаган зонада кошларның хәрәкәтенә, ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыруга, кошларны ирекле йөртүгә һәм ауга чикләүләр (санны җайга салудан тыш) кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев