Кайсы авылда? Кайчан?
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 30 ноябрьгә туры килә.
Әлеге датага багышлап, районыбыз авыллары мәдәният йортлары концертлар әзерли, бәйрәм чаралары оештыра.
Әйтик, Яңа Иштирәк мәдәният йортында 28 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә була.
Куакбаш авылы мәдәният йортында 29 ноябрь көнне, 18.00 сәгатьтә була.
Шөгер мәдәният йорты 28 ноябрь көнне, "Әни кирәк!" дип исемләнгән бәйрәм концертына көтеп кала. Башлана:18.00 сәгатьтә.
Подлесный мәдәният йорты 29 ноябрьдә, 11.0 сәгатьтә уздыра.
Мөэмин-Каратай мәдәният йорты «Йөрәкләрдә безнең әни» дигән концертны 29 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә тәкъдим итәчәк.
Мичурин мәдәният йортында 29 ноябрь, 18.00 сәгатьтә бәйрәм концерты була.
Сарабиккол мәдәният йортына 29 ноябрь көнне, кичке 6га бәйрәмгә чакыралар.
Нет комментариев