Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы тәмамланды. Ике ай эчендә республика урман фондыннан 400 куб метр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган..
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.
Акция 14 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр "Экологик иминлек" илкүләм проекты кысаларында узды.
Моннан тыш, катнашучылар соңыннан черетергә калдыру өчен 4 мең куб метр корыган агачлар һәм ауган агачларны өемнәргә өйделәр. Бу чаралар урманнарның санитар торышын яхшыртырга һәм янгын куркынычын киметергә ярдәм итә.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, акция елына ике тапкыр — язын һәм көзен үткәрелә. Аның сүзләренчә, еллар дәвамында ул табигый ресурсларны саклау һәм экологик тәрбия бирүнең нәтиҗәле коралына әверелгән.
"Без урманнардагы санитар-экологик хәлне яхшыртуга керткән өлешләре һәм актив гражданлык позициясе өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез", — диде Кузюров.
Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләр хезмәткәрләре, республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре һәм кооперативлары әгъзалары, югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, шулай ук волонтерлар катнашты.
Нет комментариев