Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Росреестрның Лениногорск бүлеге милекне рәсмиләштерү мөмкинлекләрен аңлатты

Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлеге бакчачылык, шәхси торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалык өчен төзелгән торак яки бакча йортын дөрес итеп рәсмиләштерү кирәген аңлатты.

 Хәзер моны ике ысул белән эшләргә мөмкин – хәбәр итү тәртибендә,  ягъни уведомление буенча һәм гадиләштерелгән схема - «дача амнистиясе» нигезендә. Хуҗа кеше үзенә туры килгән ысулны мөстәкыйль рәвештә сайлый ала.

Торак яки бакча йортын хәбәр итү(уведомление) тәртибендә рәсмиләштерү өчен администрациядән ике хәбәрнамә алырга кирәк. Беренчесе – төзелешнең планлаштырылган параметрлары турында.

Икенчесе – тәмамланган объектның әзерлеге турында. Аннан соң  техник план белән милек хокукын теркәү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ә икенчесе - Дача амнистиясе» буенча йортның техник планы гына таләп ителә. Бу  ысулны төзелеш обьекты  шәһәр төзелеше нормаларына туры килсә, табигатьне саклау зоналарында урнашмаса һәм җир кишәрлегеннән хокук бозуларсыз файдаланган очракта кулланырга мөмкин. Моны Татарстан Төзелеш Министрлыгының онлайн-ресурслары яки «Пространство мәгълүматлары милли системасы»  порталы ярдәмендә тикшереп була. 

 «Бу ике ысул арасында аерма бар, “дача амнистиясе” буенча хокук бозулар зонасындагы корылманы рәсмиләштереп булмый,  банк ташламалары буенча чикләүләрне дә  исәпкә алу мөһим. Әгәр дә җир кишәрлеге берничә милекченең милке булса, өлешләрне бүлү турындагы килешүгә алдан имза салынган булырга тиеш”,- дип аңлатты Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлеге башлыгы Алсу Сафина.

 

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев