ҖӘМГЫЯТЬ

Россия пенсионерлары Спартакиадасында Татарстан командасы бронза медаль алды

Пензада «Буртас» спорт сараенда Россия пенсионерлары спартакиадасын тантаналы рәвештә яптылар.

Гомумкоманда зачетында җиңүчеләрне Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» рәисе Валерий Рязанский бүләкләде, дип яза «Пенза-Пресс»мәгълүмат агентлыгы.

Командалы спорт төрләрендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны Санкт-Петербург командасы алды, икенче урынны Сахалин өлкәсе спортчылары яулады, өченче урынны Татарстан командасы алды.

Бүләкләр төрле номинацияләрдә тапшырылды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән чит ил командалары вәкилләре билгеләп үтелде, шахмат дисциплинасында аерылып тордылар, ГТО баскычлары буенча үттеләр. Спартакиадада биш көн дәвамында илнең 79 төбәгеннән 735 кеше, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Финляндия спортчылары катнашты. Алар сигез спорт төрендә көч сынаштылар. Спартакиада «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко ярдәме белән уздырыла.

 

Новости Татарстана — ТатарстанДа


Нет комментариев