Россиядә узган елның мартыннан бирле беренче тапкыр бензин арзанайды
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә узган елның мартыннан бирле беренче тапкыр бензин арзанайды

Бензин бәяләренең кимүе 36 төбәктә теркәлгән.

Россиядә узган елның мартыннан бирле беренче тапкыр бензин арзанайды. Агымдагы елның 5 ноябреннән 10 ноябренә кадәр бу төр ягулыкның бәясе 0,2% ка – 13 тиенгә, литры өчен 65,47 сумнан 65,34 сумга кадәр кимегән, диелә Росстат мәгълүматларыннан.

АИ-92 маркалы бензин 0,2% ка арзанайды. Аның бәясе 12 тиенгә кимегән – литры 62,37дән 62,25 сумга кадәр.

Үз чиратында АИ-95 бензины шулай ук 0,2% ка арзанайды. Бәясе 14 тиенгә төшкән, литры 67,48дән 67,34 сумга кадәр.

Шул ук вакытта премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм югарырак) бәядә 0,2% ка арткан – 21 тиенгә, литры 87,69дан 87,90 сумга кадәр.

Дизель ягулыгы шулай ук 0,2% ка кыйммәтләнде. Аның бәясе 15 тиенгә арткан, литры 74,41 сумнан 74,56 сумга кадәр.

Бензин бәяләренең кимүе 36 төбәктә теркәлгән. Ул Брянск (-2,9%) һәм Тула (-2,0%) өлкәләрендә аеруча сизелерлек булып чыкты.

29 субъектта бензин кыйммәтләнде. Барыннан да көчлерәк, 0,9% ка, бәяләр Байкал арты краенда арткан.

Татарстанда да бензин бәясенең артуы теркәлгән, әмма ул бик аз, өч тиенгә – литры өчен 62,28 сумнан 62,31 сумга кадәр.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

фото: Татар информ

 


Нет комментариев