Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Балтач районында яңа йортны файдалануга тапшыруда катнашты

Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең Каенлык урамындагы 2а номерлы 12 фатирлы йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру узды.

Ул социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Өч катлы бер подъездлы бу йортта күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм «Арендалы торак» программасында катнашучылар яшәячәк. Барлык фатирлар да чиста бизәлештә файдалануга тапшырыла, ике контурлы җылыту казаннары, сантехника, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.

Рөстәм Миңнеханов яңа фатирга күчүчеләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлады. Аннары Татарстан Рәисе яңа йортта торак алган күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсенә кунакка керде.

 

«Ватаным Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев