Роза Кәшипова – күңеле белән курыкса да, ятим итмәгән
Иң изге, иң күркәм бәйрәм –әниләр көне.
Районыбызның Шөгер авылында яшәүче Роза Кәшипова һәм аның тормыш иптәше Илсур биш балалары янына тагын өч ятимне дә сыйдырган
Иң изге, иң күркәм бәйрәм –әниләр көне. Әниләрнең үз балалары, гаиләсе өчен куйган хезмәтен, җан җылысын, тырышлыгын бәяләп бетерә алырлык үлчәү берәмлеге әле безнең заманда да уйлап табылмаган, табылмас та.
Шушы әниләр арасында үзе тудырган балаларны гына түгел, ятим калган балаларны да үзенеке белән бер канат астына алып, тәрбияләгән, үстереп-кеше иткәннәр әниләр бар.
Районыбызның Шөгер авылында яшәүче Роза ханым Кәшипованы авыл кешеләре Иске Шөгер клубында, кибеттә эшләгән елларыннан ук белеп, үз итә. Әмма үз гаиләсендә дә тормыш иптәше Илсур белән биш бала үстергән Роза Рөстәмовнаның “икеләтә” күп балалы әни булганлыгын белмәүчеләр дә бардыр.
“Роза апа минем хезмәттәшем, без аның белән Иске Шөгер клубында бергә дус-тату булып эшләдек. Ул клубның сәнгать җитәкчесе булып эшләде, аңарда ташып торган энергия искиткеч дәрәҗәдә иде. Төрле бәйрәм Яңа ел, Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көннәрендә ул уйлап төзегән программалар эчтәлекле, мавыктыргыч, халыкны клубка тартып китерә торган була иде. Күңелен биреп, эшен яратып эшләде. Бер үк вакытта ул ишле гаиләнең әнисе дә иде бит әле. Аның клуб эшен, гаилә-балалар тормышын ничек итеп алып баруын күрә идек, барысына да ничек өлгерә дип гаҗәпләнә идек”,- дип сөйли Шөгер клубы хезмәткәре Гүзәл Закирова.
Роза ханымның сигез балага әни булуы, бертуган энесенең гаиләсендә фаҗига туудан килеп чыккан. Аның хатыны өч кыз баласын ятим калдырып вафат булган.
“Энем хәзер үзе дә вафат инде, авыр туфрагы җиңел булсын, Балалар белән үзе генә калгач, үзенең шушы хәлдә югалып калуын, кызларын тәрбияләп үстерә алуына ышанычы юклыгын миңа килеп үзе сөйләде. Өч кыз бала Алёна, Альбина һәм Иринаны үзебезгә алдык. Тормыш иптәшем Илсур да каршы булмады, ул булмаса, шул чаклы бала-чаганы карап бетерә дә алмас идем. Үзебездә биш бала, соңгылары игезәкләр Ленар белән Лиана, энемнең дә ике кызы игезәкләр иде”,- дип искә төшерә Роза ханым.
Роза ханым күңеле белән курыкса да, балаларны үзеннән читкә җибәрмәгән. Туган җанлы булу, үз туганыңның кадерен белү хисе аңа әти-әнисеннән сеңеп калган. Гаиләләрендә энесе белән икәү генә булгач, әти-әниләре аларны бер-берсенә аеруча якын итеп, ярдәмчел итеп тәрбияләгәннәр.
Роза Рөстәм кызы Кәшипова районның Федотовка авылында туган. Әнисе Мария исемле, Федотовка кызы. Розага биш яшь чагында алар Иске Шөгергә күчеп килгәннәр. Әниләре клубта, авыл кибетендә эшләгән, әтиләре гомере буе юл эшләре хезмәтендә булган.
“Мин Чкалов урта мәктәбен тәмамлагач читтән торып бухгалтерлыкка укыдым, әмма бу һөнәр буенча бер көн дә эшли алмадым. Беренчедән, 90нчы елларда шәһәр җирендә дә эш табуы кыен иде, авыл турында әйтеп тә торасы түгел”,- ди Роза ханым.
“Мин үткән елларга бүгенге акылым белән карыйм да, үзем куркып куям, бик авыр вакытлар иде бит. Үземнең 1981 нче елда туган кызым Регина бераз кул арасына керә башлаган иде, бервакыт эштән кайтып керсәк, шушы тугыз яшьлек бала мунча ягып өч кече туганын юындырган, бәрәңге тәгәрәтеп ашаткан, без кайткан төшкә дә ашарга әзерләп куйган”,-дип сөйли Роза ханым.
Ул хәзер Әлмәт шәһәрендә яши, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Икенче кызлары Зарина үзләреннән ерак түгел – Иске Шөгердә, аларның дүрт балалары. Уллары Илнур – Лениногорскида, ә игезәкләрдән Ленар – Казанда, Лиана Шөгердә яши.
“Энемнең кызлары Алена белән Ирина колледжда укыдылар, Альбина физкультура техникумын тәмамлады. Барысыда гаиләле, балаларыбызның бөтенесен дә уку йортларында укыта алдык, дипломлы белгечләр булдылар”,- ди Роза Рөстәмовна.
Ул үзен бик бәхетле кеше дип саный, сигез баланы да укытып, һөнәрле иткәннәр. Һәрбер баласының кайтып керергә җылы нигезе , сагынып көтеп торучы әти-әнисе бар. Бүгенге көндә Роза ханым һәм аның тормыш иптәше Илсур 18 тапкыр әби-бабай булганнар.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев