Розаларны кышка кайчан капларга? Нинди материал кулланырга?
Розаларны кышка ничек әзерләргә?
Каплау эшенә керешкәнче, куакларны тәртипкә китерергә кирәк. Кышын розаларга зыян китерә торган авыруларның бер өлеше нәкъ менә черегән яфракларда һәм ботакларда саклана.
Авыру һәм корыган ботакларны кисегез. Каралган, сынган, корыган, авыру билгеләре булган ботакларны сәламәт өлешенә кадәр кисеп алыгыз. Куак төбен чистартыгыз. Коелган яфракларны, чүп-чарны, черегән үсемлек калдыкларын җыеп алыгыз.
Авыру яфракларны өзегез. Кара таплар, аксыл кунык, күгәрек билгеләре булган яфракларны куакта да, аның төбендә дә калдырмагыз. Яңадан үсүен стимуллаштырмагыз. Көз көне азотлы ашламалар кертергә ярамаганын беркайчан да истән чыгармагыз. Азот яңа яшь ботаклар үсүенә этәргеч бирә, ә андый ботаклар салкынга чыдамсыз була.
Үрмәле розаларны терәкләреннән төшереп, әкренләп җиргә бөгәргә әзерләгез. Сәламәт яшел яфракларның барысын да өзәргә кирәкми. Алар үсемлеккә туклыклы матдәләр тупларга ярдәм итә. Әгәр яфракларда авыру билгеләре булса, аларны, әлбәттә, алып ташларга кирәк.
Куакларны каплаганчы, авыруларның ачык билгеләре булса, розалар өчен рөхсәт ителгән берәр фунгицид кулланырга мөмкин. Препаратны инструкциясенә туры китереп куллану мөһим.
Розаларны кышка ничек һәм нәрсә белән капларга?
Татарстан шартларында розаларны саклауның иң уңайлы ысулларның берсе – һава калдырып каплау ысулы (воздушно-сухое). Аның төп үзенчәлеге шунда: үсемлек белән каплаган материал арасында һава катламы кала. Бу куакны салкыннан саклый, шул ук вакытта артык дым җыелуга юл куймый.
Моның өчен металл яки пластик дугалар (аның озынлыгы розаның биеклегенә бәйле), ак төстәге калын агротукыма кирәк. Дугалардан куак өстенә каркас ясыйлар, аннары өстән агротукыма белән каплыйлар. Тукыманың читләрен таш яки туфрак белән бастыралар. Җил аны күтәреп ача алмаслык булсын.
Агротукыма һаваны үткәрә, температураның кискен үзгәрүен тоткарлый һәм куакны кышкы җилдән саклый.
Розаларны ылыс (лапник) белән капларга ярыймы?Чыршы яки нарат ботаклары – розаларны кышка әзерләгәндә кулланыла торган яхшы табигый материал. Ылыс һава катламы булдыра, карны тотып кала. Аны куак төбенә җәяргә, җиргә бөгеп салган үрмәле розалар өстенә ябарга мөмкин. Әмма ылыслы ботак үзе генә бик салкын кышларда җитәрлек сакламаска мөмкин. Шуңа күрә өстеннән агротукыма белән каплау ышанычлырак.
Розаларны пленка белән капларга ярыймы? Гади полиэтилен пленка белән розаларны тулысынча төреп куярга киңәш ителми. Пленка һаваны үткәрми, аның астында конденсат җыела. Көннәр җылынганда парник эффекты барлыкка килә, ботаклар дымлана, күгәрә һәм черергә мөмкин. Пленканы бары тик каркаслы корылманың өске өлешен яңгырдан саклау өчен генә кулланырга мөмкин. Бу очракта да җилләтү өчен ян-якларын ачык калдырырга кирәк. Иң яхшысы – төп каплау материалы итеп һава үткәрә торган агротукыма сайлау.
Чыганак: https://syuyumbike.ru
Нет комментариев