Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шагыйрә Гөләндәм Кәбирова: Чыгып китте уллар илне якларга, бөтен көчен куеп, җиңәм дип

Ватан чиген кыю сакларга.

Шагыйрә, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөләндәм Кәбирова 23 февраль  – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,  махсус хәрби операция батырларын кадерләп,  рәхмәт сүзләрен шигырь юлларына салган.

Ташны тишеп чыккан гөлләр сыман,
Чыгып китте уллар илне якларга.
Бөтен көчен куеп, җиңәм диеп, 
Ватан  чиген  кыю  сакларга!

Дошман каршысына курыкмыйча
Узды алар сугыш кырына.
Һәрбер Ана бүген дога кыла
Исән кайтуларын теләп улына.

 Дүрт ел үтте.. Канлы көрәш бара.
 Туктатырлык көчләр булырмы?!
 Яу кырында ятып калды күпләр...
 Йөрәкләрдән яра сулырмы?

 Күпме Ана күз яшьләрен түгеп,
 Хушлашулар мең кат татыды.
 Төер булып чыккан ачы нәфрәт
  Кайтавазы булып  яуга  атылды.

  Шатлыкларны җуйды кайгылары..
  Балалары көтте зарыгып.
 Өмет бирә: тере кайтканнарның эзе
 Калыр,тарих юлларында моң булып.

  Язгы җилләр исәр, тәүге бер көн
  Бәлки күктән яңгырар ышаныч.
  Батырлардан җиргә иңәр Җиңү,  

  Кулдан төшәр хәнҗәр һәм кылыч!

                                                               

Гөләндәм Кабирова

фото: Г.Кабированың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев