Сәламәт булыйк! Җәйдән көч алып калыйк
Хәзер өстәлләребезнең иң табигый витаминнарга бай чагы.
Җәй ул бик тиз үтеп китә һәм аннан мөмкин булган кадәр файда алып калырга кирәк.
Яшел төстәге яшелчәләр «организмны саклауның беренче линиясе» булып торган лимфоцитларга тәэсир итеп, иммунитетны торгыза һәм ныгыта. Шуңа, кальций, С, А, В төркеме витаминнарына бай яфраклы яшелчәләр (салатлар), брокколи һәм кольраби кәбестәләре файдалы.
Кишер – шулай ук организмның саклаучы көчләрен ныгыту өчен бик тә кирәкле бета-каротинга бай. Иммунитетлары түбән кешеләргә яңа сыгылган кишер согы файдалы.
Сарымсак – иммунитетны ныгытучы һәм ялкынсынуларга каршы торучы табигый антибиотик.
Кыяр – токсиннарны куа һәм организмга кирәкмәгән нәрсәләрне чыгаруда ярдәм итеп, саклагыч көчен арттыра.
Помидорда иммунитетка ярдәм итүче ликопин антиоксиданты бар.
Ташкабак үт куыгы һәм эчәклек эшчәнлеген яхшырта. Организмнан дару матдәләрен, хәтта антибиотикларны чыгарырга сәләтле.
Цитруслылардагы С витамины бронх-үпкә һәм иммун системасын ныгытырга булыша.
Җиләкләр иммуномодулятор тәэсиргә ия. Алар составына безнең иммунитетка кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар, органик кислоталар һәм минераллар керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев