Авыл җыенына мәдәният йортында бай күргәзмә әзерләгәннәр.
Сарабиккол авылы мәдәният йортында «Алтын куллар» түгәрәге эшли. Түгәрәк осталарының эше авыл җыенына әзерләгән күргәзмәдә тәкъдим ителде. Анда чиккән, теккән, бәйләгән кул эшләре бар.
Моннан тыш сарабикколлылар яшелчәләрне дә мулдан үстерә. Яшелчәләр белән дә бай итеп күргәзмә оештырганнар.
Ә элеккеге татар өе күренеше – искиткеч. Анда бишек тә, бүлмә уртасында түгәрәк өстәл дә. Өстәлгә җәйгән эскәтер элеккеге елларга алып кайта. Шулай ук тимер сиртмәле карават совет чорына алып кайта.
Әлбәттә, бүгенге көндә илдәге вакыйгалар да авыл мәдәният йортында күргәзмәдә чагылыш тапкан. Әйтергә кирәк, Сарабикколда волонтерлар маскировка челтәрләре үрә. Күргәзмәнең бер өлешендә челтәр куелган, авылдашлары – Ватан батырларына багышлап ясалган стенд бар.
Әйдәгез, фотоларны бергәләп карыйк.


Нет комментариев