Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәрия Сабурская Татарстан халкын халыкара Кеше хокуклары көне белән котлады

10 декабрь - Кеше хокуклары көне.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика халкын халыкара Кеше хокуклары көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«1948 елның 10 декабрендә шәхеснең һәм аның хокукларының өстенлекле булуын раслаган документ - Кеше хокукларының гомуми декларациясе кабул ителде. Бу әһәмиятле вакыйга нәтиҗәсендә раса, тән төсе, җенесе, теле, дине, сәяси яки башка карашлары, милли яки социаль чыгышына, милек, сословие яки башка хәленә карамастан, һәр кешегә хас булган аерылгысыз хокуклар игълан ителде», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, бу көн – үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белүнең, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карауның һәм үз-үзенә ярдәм итә алмаучыларга булышуның мөһимлеген искәртү ул.

«Кеше хокукларын яклау институтлары – заманча, цивилизацияле һәм демократик дәүләтнең аерылгысыз һәм фундаменталь мөһим характеристикасы», – дип искәртте Сабурская.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев