Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сим-карта сатып алу катлауланачак

Хәзер сатып алу алдыннан булачак хуҗаның мәгълүматлары Россия эчке эшләр министрлыгы базасы белән чагыштырылып, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша мәҗбүри тикшерү узачак.

у чара мобиль номерларның таралуын контрольдә тотуны көчәйтергә һәм аларны законсыз максатларда, явыз ниятләрдә куллануны булдырмаска тиеш дип уйланыла.

Моннан тыш, закон проекты кәрәзле телефон балансын акчалата тулыландыруга да яңа таләпләр кертә. Әгәр элек бу процесс өстәмә документлар таләп итмәгән булса, хәзер абонентлар кесә телефоны счетына акча салганда паспорт күрсәтергә тиеш булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чикләүләр банк карталары яки счетлар ярдәмендә счетларны тулыландыруга кагылмаячак бу очракта процедура элеккечә калачак.

Сим-карта сатучылар өчен яңа кагыйдәләрне үтәмәү җитди финанс югалтуларга китерергә мөмкин. Билгеләнгән тәртипне бозып сатылган һәр сим-карта өчен 10 000 сумга кадәр штраф салу каралган. Бу элемтә операторларын һәм аларның партнерларын яңа таләпләргә төгәл буйсынырга этәрергә тиеш.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев