Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптик: Бу атнада Татарстанда иң салкын төн җомгага туры киләчәк

Явым-төшемле атна

Татарстанда уртача җылы һава торышы көтелә, әмма явым-төшем атна буе була, дип фаразлана. Сишәмбе иртән төбәктә урыны белән яңгыр көчәергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.

«Татарстанда, шул исәптән Казанда, бүген көндез +11..+13 градус һәм төнлә +6..+8 градус тирәсе була. Бераз яңгыр көтелә. Сишәмбе дә шундый һава торышы фаразлана. Атна уртасында бераз болытлы һәм яңгырлы була башлый. Әмма шимбә һәм якшәмбе явым-төшем көтелми. Шулай ук пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар», – ди ул.

Чәршәмбедән башлап Татарстанда төнге температуралар +2..+7 градус дәрәҗәсендә була башлый, атна азагына кадәр җитди тирбәнешләр булмаячак. Республиканың төньяк районнарында төнлә температура +6 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Атна уртасында явым-төшемнәрнең интенсивлыгы кими башлый.

«Агымдагы атнада җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 2-5 метр тизлек белән исәчәк. Татарстанда иң салкын төн җомгага туры килә, температура 0..-1 градуска кадәр түбәнәергә тиеш. Калган көннәрдә һава температурасы +2..+7 градус булачак, дип көтелә», - ди синоптик.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: Рамия Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев