Алдагы кыш Россия территориясенең күпчелек өлешендә Тын океандагы Эль-Ниньо климат күренешенең йогынтысы сәбәпле, аномаль җылы һәм дымлы булачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
« Арктик зона, Себернең төньягы, Чукотка, Беринг диңгезе, Чукот диңгезеннән тыш , территориянең зур өлешендә аномаль җылы булачак. Өстәвенә, нормадан тайпылыш 3-4 градуска җитәчәк », – дип белдергән метеоролог.
Синоптик бәяләвенчә, Үзәк Россиядә һәм илнең көньяк өлешендә аномаль җылылыкның иң югары ноктасы февральгә туры киләчәк. Шул ук вакытта, җылыну явым-төшем күләменең артуы белән бергә барачак, ди ул.
«Декабрьдә нормага азмы-күпме якын булыр дип уйлыйм. Ә алга таба гыйнварда явым-төшем 30-40 процентка күбрәк булачак», - дип фаразлый синоптик.
Нет комментариев