«СМИротворец» конкурсында Татарстаннан «Актаныш-информ» журналисты җиңү яулады
«СМИротворец»та 1 урын алган Ләйсән Газизова: «Татарстан һәм Актаныш геройлары өчен зур горурлык хисләре кичердем».
«Актаныш-информ» журналисты, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова XVII «СМИротворец» Бөтенроссия журналистика конкурсы финалистлары исемлегенә керде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узды.
«СМИротворец»ны оештыручылар — Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Милләтара журналистика гильдиясе. Конкурс Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
«СМИротворец» конкурсының төп максаты — җәмәгатьчелеккә милләтара һәм динара бәйләнешләрне югары профессиональ дәрәҗәдә яктыртучы журналистларны барлау һәм хуплау. 2025 елда әлеге проектта Россиянең төрле почмакларыннан 1450 массакүләм мәгълүмат чарасы һәм блогерлар катнашты, һәм жюрига 14 меңнән артык эш тәкъдим ителде.
Быел конкурсның төрле номинацияләрендә — «Матбугат», «Телевидение», «Интернет», «Этнотавыш», «Балалар һәм яшьләр медиаcы», «Блоглар», «Мультимедиа буыны» һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган махсус «Җиңүчеләр милләте» номинациясендә — 35 медиа проект лауреат дип танылды.
Ләйсән Газизова Этник һәм локаль массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Җиңүчеләр милләте» номинациясендә 1 урынны алды.
Конкурсны оештыручылар бүләкләү тантанасына чакырып шалтыраткач, мошенниклардыр дип уйладым. Бары самолет билетларын җибәргәч кенә, ышаныч уянды.
Безне бик матур каршы алдылар, заманча кунакханәдә яшәдек, туклану бары рестораннарда булды. Россиянең 25 регионыннан җыелган 35 журналист идек, – ди Ләйсән Газизова.
фото: Актаныш-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев