Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль килешү Лениногорскида яшәүче хатын кызга үз эшен ачарга ярдәм иткән

«Демография» илкүләм проекты кысаларында социаль контракт теләге булганнарга үз эшләрен ачарга ярдәм итә.

 

Лениногорскида яшәүче Елена Б. катлаулы тормыш хәлендә калган булган. Бервакыт, социаль челтәрдә социаль контракт нигезендә ярдәм чарасы барлыгын белә. Шунда ук Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренә бу хакта күбрәк белергә теләп, мөрәҗәгать итә. Аңа дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү мөмкинлеге һәм тәртибе турында аңлаталар.

- Мин гариза бирдем, үзмәшгуль буларак теркәлдем һәм заказга тортлар ясау, пешерү белән шөгыльләнә башладым. Башта куркыныч та, авыр да булды, ләкин хәзер  мондый мөмкинлек өчен мин рәхмәтле, чөнки социаль контракт ярдәмендә яраткан эшемне башкарам. Әлегә социаль контракт төзергә батырчылык итмәгәннәргә озакка сузарга кирәкми, дип киңәш бирәм, - ди Елена.

 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев