Реставрациядән соң Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы түбәсенә алтын ярымайны кире урнаштыралар.
Сөембикә манарасында реставрациядән соң урнаштырылган ярымайдагы кара алтын яңартуга 60 граммнан артык кара алтын тотканнар. Бу хакта «Татар-информ»га кара алтын белән эшләүче реставратор Борис Симаков сөйләде.
«Без иске алтынны тулысынча алдык, бакырга кадәр чистарттык, аннары яңаны салдык. Бу эштә иң мөһиме – сабырлык һәм түземлек», – дип билгеләп үтте реставратор.
Аның сүзләренчә, яңа сусаль алтын якынча 20 елга чыдаячак. Моннан тыш, конструкция тулысынча катканнан соң, аңа һава торышы да, кошлар да куркыныч булмаячак.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Нет комментариев