Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә яшәүче Әкълимә әби медальле булды

Ул май аенда 100 яшен билгеләп үткән иде.

Шөгер авылында гомер итүче Әкълимә Әбденәгимовна Кашаповага «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды. Медальне аңа район башлыгы урынбасары Галия Урманова, Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин тапшырдылар. 

Ул районыбызның Карагай авылында туып-үскән. 18 яшендә хәрби комиссариат юлламасы белән урман кисү, торф чыгару эшенә киткән. Ярославль ягында эшләгән.

Туган авылына  1945 елның ноябрендә генә кайтып җитә. 1946 нчы елда ул  Бөек Ватан сугышыннан кайткан фронтовик авылдашына кияүгә чыга.

Яшь гаиләдә ир бала туа, берничә елдан алар гаиләләре белән Кыргызстанга күчеп китәләр. Әкълимә апа анда күп еллар балалар бакчасында эшли. Башта няня, аннары пешекче була. Хезмәт урынында ул үзе белән бергә эшләгән кешеләрнең һәм җитәкчеләрнең ихтирамын казанып эшли.

1999 нчы елда Әкълимә әби туган авылы Карагайга әйләнеп кайта. Кызганыч, бу вакытта аның  тормыш иптәше дә, улы да гүр иясе булган була инде.

Бүгенге көндә ул Шөгердә, бөтен уңайлыклары булган фатирда яши. “Үземчә яшәргә яратам, үзем генә, әмма янымда һәрвакыт кыз туганым Зөлфирә һәм аның гаиләсе. Зөлфирә эшкә барганда да, кайтканда да яныма кереп, хәлемне белешеп, ни кирәген сорап, үзем белән сөйләшеп чыгып китә. Җиденче ел инде алар карамагында, тату-бердәм яшибез, машинага утыртып мунчага алып китәләр, китереп куялар, бик зур рәхмәт”,- ди Әкълимә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев