Шөгердәге гериатрия үзәгендә яңа ел рухы: территориядә шәфкать туташлары, ат һәм аның арбасында бүләкләр, мандариннар
Яңа елга әзерлек
Шөгер авылында 2023 елның гыйнвар аенда заманча гериатрия бүлеге ачылган иде.
Ул бүген уңышлы гына эшләп килә. Олы яшьтәгеләргә сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар. Монда шулай ук күрше районнардан да киләләр.
Шөгер гериатрия үзәге яңа ел алдыннан бүлектә бәйрәм кәефе тудыра. Бинаның эчке ягын да, тышкы ягын да матур итеп бизиләр.
Быел да коллектив яңа елга бизәүдә бар фантазияне кушкан, тырышлыкны керткән, күңеле җылысы да өстәгәннәр.
Ниләр генә ясап бетермәгәннәр территориядә. Фотоларны иркенләп карап чыгыгыз. Монда 2026 ел символы – Ат бар. Сез аның бизәлешен генә күрегез әле. Ат арбасында бүләкләр, мандариннар. Территориядә ике “шәфкать туташы” да басып тора.
Өч матур тукран чыршы күркәләрен томшыклары белән алганнар.
Территорияне зоналарга бүлеп бизәгәннәр, һәрберсе аерым мәгънәгә ия.
Территориядә биек булып үскән нарат агачы да бар. Аңа төрле төстә балкып янучы утлар, уенчыклар элгәннәр.
Гериатрия үзәгендә узган ел яңа елдыннан Мөэмин-Каратай авылыннан артистлар килеп, үзәктәге әби-бабайларга концерт куеп киткәннәр, җыр-моң бүләк иткәннәр. Аларны үзәктә дәваланучылар да, гериатрия коллективы хезмәткәрләре дә ошатканнар.
Быел да бәйрәм тамашасы булачак.
фотолар: Галия Рафикова














Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев