Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңгы кыңгырау: рәхәт тә, моңсу да

Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре гөрләп узды.

11нче сыйныфларны 270 укучы тәмамлады, 9нчы сыйныфларны – 872 укучы.

Мәктәп белән саубуллашу, олы тормыш башлану – һәр кеше тормышында матур чор, өметләр, ачышлар, эчкерсез планнар кору вакыты.

11нче гимназиягә килүчеләрне ишегалдында, асфальтта төсле акбурлар белән ясалган рәсем каршы алды. Аны 11нчеләр мәктәптә генә иң күңелле вакытлар дигән сыман, рәсемнәр ясаганнар.

Гимназиядә узган бәйрәмгә укытучылар, укучылар, әти-әниләр килде. Барысы да матур итеп киенгән, чыгарылыш сыйныф укучылары махсус ленталардан. Кунак булып килгән шагыйрьләр: Гөләндәм Кәбирова, Таһир Шәмсуаров иң матур шигырьләрен бүләк иттеләр.

11нче гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина чыгарылыш сыйныфларны котлады, алда торган имтиханнарны уңышлы гына тапшыруларын теләде, әти-әниләргә яхшы балалар үстергән өчен рәхмәт белдерде. Унберенче сыйныфны – 19 укучы, 9нчы сыйныфларны 75 укучы тәмамлый.

Укучыларны зур тормыш юлына чыгаручыларның берсе – әти-әниләр һәм сыйныф җитәкчеләре. Укучылар әти-әнисенә караганда да, сыйныф җитәкчесен күбрәк һәм озаграк күрәдер, мөгаен. Көн дәвамында укытучы – алар янәшәсендә дә бит. Әнә мәктәп ишегалды мәйданына чыгарылыш сыйныфлар укытучылары белән узды.

9А сыйныфы интеллектуаль яктан үсештә булган, спортта алдынгы, иҗатта сәләтле укучыларны туплаган. Класс җитәкчесе – Алсу Кәримова. Сыйныфта математика, рус әдәбияты буенча олимпиада призерлары бар.

Алардан соң түргә 9Б сыйныфы класс җитәкчесе – Рошания Хәсәншина белән үтте һәм 9В сыйныфы класс җитәкчесе Ирина Алексеева белән узды.

Тәҗрибәле укытучы Венера Ямаева белән 11нчеләр – бәйрәмнең төп кунаклары. Бу сыйныфта да тырыш укучылар, белем туплап, унбергә кадәр җиткәннәр. Алар арасында төрле фән олимпиадаларында призерлар, конкурсларда җиңүчеләр – Максим Кондратьев, Алия Камалтдинова, Әмирхан Гайсин, Илназ Матмурадов, Энира Сафуанова, Милена Максимова, Альберт Мингазов исемнәре һәм фамилияләрен алып баручылар яңгыратты.

Соңгы кыңгырау бәйрәме укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәм сюрпризы: тугызынчы сыйныфларның әниләреннән җыр һәм бию булды.

Беренче сыйныфлар абый-апаларына мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыячакбыз дип сүз бирделәр, шигырьләр әзерләгән иделәр.

Әлбәттә, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле ул – чыгарылыш сыйныфларның биюләре иде, башта 9нчы сыйныф, аннары 11нче сыйныф егет-кызлары матур биюләрен тәкъдим итте.

Чара соңгы кыңгырау чыңлавы белән тәмамланды. Берәүләр өчен  бу кыңгырау көтеп алынган җәйге каникуллар башлануын хәбәр итсә, чыгарылышлар өчен имтиханнар башлануын һәм мәктәп, укытучылар, классташлар белән саубуллашу икәнен искәртте. Ак юллар сезгә укучылар, имтиханнарда да сынатмагыз!

 

Розалия Мостафина

Гүзәлия Нигъмәтзянова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев