Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб кайсы катта яшәүнең сәламәтлек өчен файдалы булуы турында сөйләгән

Табиб-терапевт Юлия Коваленко “Газета. Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә кайсы катттагы фатирда яшәүнең сәламәтлек өчен куркынычсызрак булуы турында сөйләп үткән.

Табиб беренче һәм икенче катлардагы торакка өстенлек бирмәскә киңәш иткән. Сәбәбе – әлеге катларда яшәү үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, 1-2нче катлардагы фатирлар подвалга якын урнашкан. Ә ул – гөмбәчек һәм күгәрек “оясы”…

– Үпкә, борын-тамак-колак авырулары, аллергия, тире авырулары, бронхиаль астма белән яный бу. – дигән табиб.

Иң әйбәте – өченчедән җиденче катка кадәр. Өстәрәк урнашкан катларга сәнәгать предприятиеләреннән чыккан төтен-газ сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә инде чиктән тыш биек катларда җилләткеч системасы үзенчәлекләренең организмны какшату куркынычы зур, дип билгеләп үткән Коваленко.

"Ватаным Татарстан"нан алынды 

https://photo.tatar-inform.ru/search

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев