ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Афганстанга азык-төлек җибәрүне арттырырга планлаштыра

Катнашучылар шулай ук Россия һәм Афганстан арасында транспорт-логистика булдыруны да тикшерделәр

Татарстан һәм Афганстан уртак икътисади комиссиянең беренче утырышын үткәрде. Очрашу Россия делегациясенең Кабулга сәфәре вакытында, РФ вице-премьеры Алексей Оверчук җитәкчелегендә узды. Сөйләшүләрнең төп темалары транспорт маршрутларын үстерү, Татарстан продукциясен җибәрүне арттыру һәм республика предприятиеләренә афган базарына чыгу өчен шартлар булдыру булды. Бу хакта Афганстандагы Россия эшлекле үзәге хәбәр итте.

Комиссия рәистәшләре булып Афганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуруддин Азизи һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясадылар.

Катнашучылар шулай ук Россия һәм Афганстан арасында транспорт-логистика коридоры булдыруны да тикшерделәр, ул сәүдә элемтәләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Игътибарны аеруча авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауга бирделәр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җибәрүчеләр өчен отышлы шартлар булдыру буенча тәкъдимнәр кертте. Яклар азык-төлек җибәрү һәм логистика мәсьәләләрен җентекләп карадылар.

Комиссиянең киләсе утырышын 2027 елда "Россия — Ислам дөньясы. КазанФорум" халыкара форумында үткәрергә килештеләр. Анда Афганстан вице-премьеры Габдул Гани Барадар катнашыр дип көтелә.


Нет комментариев