Татарстан иң күп пенсионерлар яши торган төбәкләр унлыгына керде
***
Татарстан – Россия төбәкләре арасында иң күп пенсионерлар булган җирлек: республикада 1,1 миллионга якын пенсия алучы яши.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Гомумән алганда, илдә пенсионерлар саны буенча лидерлар булып Мәскәү төбәге һәм Краснодар крае кала – аларга Россиянең барлык өлкән буынының 16% ы туры килә.
Мәскәүдә 3 миллионга якын эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар бар, Мәскәү өлкәсендә - 1,95 млн, Краснодар краенда - 1,6 млн кеше. Пенсия алучылар саны иң зур булган төбәкләр бишлегенә шулай ук Санкт-Петербург (1,44 млн) һәм Свердловск өлкәсе (1,25 млн) керә. Алар артыннан 1,15 млн пенсионер яшәгән Ростов өлкәсе һәм 1,12 млн кеше күрсәткече белән Башкортстан бара.
Моннан тыш, бер миллионнан артык пенсионер Төмән өлкәсендә теркәлгән. Унлыкны Чиләбе өлкәсе йомгаклый – анда 978 мең өлкән кеше исәпләнә.
Шул ук вакытта пенсионерларның иң азы илнең ике төбәгендә – Чукотка автономияле округында һәм Ненец автономияле округында теркәлгән.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев