Татарстан Луганск Халык Республикасында тагын бер шәһәрне шефлыкка алды
Татарстан Лисичанскидан ерак түгел урнашкан Рубежное шәһәрен торгызу белән шөгыльләнәчәк.
Шушы көннәрдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Евгений Варакин, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе Сергей Козлов һәм Рубежное шәһәре хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Хортив хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады.
Татарстанның төп бурычы – Рубежное шәһәрендәге торак йортларны һәм социаль объектларны торгызу. Бүген шәһәрдә ун меңгә якын кеше яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев