Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Рәисе сайлаулардан соң барлыкка килү турындагы норма - дөрес карар

Киләсе сайлауларда яңа сайланган төбәк җитәкчесе өчен Татарстан Президенты вазифасы атамасының Рәис итеп үзгәртелүе - зирәк һәм компромисс карар. Ул 2020 елда узган сайлауларда ТР Президенты өчен тавыш биргән гражданнарның ихтыярын белдерүен исәпкә алачак. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова шундый фикерен әйтте.

«Мин бүгенге карарны хупларга телим. Бүгенге көндә Россия өчен гадәти булмаган шартларда ул иң зирәк карар. Без һәрвакыт үзебезне Россиянең бер өлеше, күп өлкәләрдә, шул исәптән федераль хакимият органнары ярдәме белән лидерлык итә торган республика дип саныйбыз.

Шул ук вакытта ТР Президентының бөтен халык тавыш бирүендә сайлануы белән исәпләшергә кирәк. Моны федераль хезмәттәшләр дә аңлый дип уйлыйм, шуңа күрә республика җитәкчесе вазифасының яңартылган атамасы киләсе сайлаулардан соң эшли башлаячак дигән норма да шулай ук дөрес карар», — дип аңлатты Ларионова.

«Татарстан һәрвакыт безнең бердәмлегебез, бөтен ил өчен уртак бурычларны һәм мәсьәләләрне хәл итү яклы», — дип йомгаклады Татьяна Ларионова.

https://tatar-inform.tatar/news/larionova-tatarstan-raise-sailaulardan-son-barlykka-kilu-turyndagy-norma-dores-karar-5864723

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X