Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Социаль фонды бүлеге балалары булган 106 меңгә якын гаиләгә бердәм пособие билгеләде

2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган бердәм пособие алган.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән. Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә.

Гаиләдә бер кешегә айлык керем регионда җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.

Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез.

"Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев