Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 100дән артык МХО ветераны кадрлар үзәкләре аша эшкә урнашкан

Илкүләм проект ярдәмгә килә.

 

Татарстанда яшәүче эшкә урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның 66 % артыгы эш тапкан. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2025 ел башыннан кадрлар үзәкләренә 154 МХО ветераны мөрәҗәгать иткән, шуларның 102 эшкә урнашкан. Тагын 5 кеше үз эшен ачкан, ә 52 бушлай яңадан һөнәри уку узган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мөрәҗәгать иткән һәр МХО катнашучысына шәхси карьера консультанты беркетелә, ул аны барлык этапларда озата бара – резюме төзүдән алып әңгәмәгә әзерләнүгә кадәр.

Бүгенге көндә ветераннар республика предприятиеләрендә автоматик линияләр операторлары, машина йөртүчеләр, нефть һәм газ чыгару буенча операторлар, эретеп ябыштыручылар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар һ. б. сыйфатында эшлиләр.

Әлеге категория гражданнарны яңадан укыту өчен «Россия эше» порталында 8 белем бирү программасы каралган, шул исәптән мәгълүматлар аналитигы, ясалма интеллект системалары белән эшләү буенча белгеч һәм пилотсыз очу аппаратлары операторы кебек перспектив юнәлешләр.

МХО катнашучыларына ярдәм «Кадрлар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев