Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 15 декабрьдән «Чыршы» операциясе башлана

Яшел урман гүзәле.

Татарстанда Яңа ел алды «Чыршы» операциясе 15 декабрьдә башланачак һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау өчен урманнарда тикшерүләр көчәйтеләчәк.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Урманнарда агачларны законсыз кискән яки зыян китергән өчен административ штраф яный. Аның күләме гражданнар өчен 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип сөйләде ул.

Зыян күләме 5 мең сум һәм аннан да зуррак булган очракта, РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган, дип кисәтте Кузюров.

 

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев