Табиблар прививка ясатырга кирәклеген ассызыклый.
Эпидемиологлар фаразлавынча, Татарстанга дуңгыз гриппы дулкыны киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
«Без 2024-2025 елларда күзәтелгән H1N1 гриппы эпидемиясен көтәбез – бу дуңгыз гриппы. Ул яшен тизлеге белән тарала һәм еш кына үпкәләрне зарарлавы белән характерлана һәм, димәк, үпкә ялкынсынуының авыр формаларын китереп чыгара», – диде Лопушов.
Табиблар хроник авырулары булганнарга, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатыннар һәм кечкенә балаларга прививка ясатырга кирәклеген ассызыклый.
Нет комментариев