Эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында узды. 2026 елда республикада тагын 51 территорияне яңартырга планлаштыралар, хәзер объектларның әзерлеге 70 процент тәшкил итә.
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү дәвам итә. 2025 елда республикада 65 территория тәртипкә китерелде, ә быел планга тагын 51 объект кертелде.
Иң зур эшләрнең берсе – Әлмәт сусаклагычы территориясендәге проект. Биредә велосипед һәм йөгерү маршрутлары, спорт зоналары, пикниклар өчен урыннар, Балык тоту һәм йога белән шөгыльләнү өчен күпкатлы пирслар, сапбордлар һәм көймәләр өчен причаллар, шулай ук күзәтү манаралары булган экопарк төзелгән.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, 2025 елда ил буенча 10 меңнән артык иҗтимагый һәм ишегалды киңлеге яңартылган. Моннан тыш, уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүче 274 проект гамәлгә ашырылды.
Аның сүзләренчә, төзекләндерү территорияләр икътисады үсешенә дә йогынты ясый. Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле конкурста җиңүче проектлар 4 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде, ә яңартылган мәйданчыкларда 905 коммерцияле объект эшли башлады.
Нет комментариев