Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда дизель ягулыгына бәя артты

16–22 декабрь чорында Татарстанның автозаправка станцияләрендә дизель ягулыгының бәясе артты.

Росстат мәгълүматларына караганда, бер литрның уртача бәясе 71,46 сумнан 72,16 сумга кадәр күтәрелде.

Бензин белән вәзгыять башкача: монда бәяләрнең тирбәлеше минималь булды. АИ-92 маркалы бензин 5 тиенгә арзанайды һәм литры 59,61 сум тәшкил итте.

Ә менә АИ-95 бензины, киресенчә, бераз кыйммәтләнде: уртача бәя 63,34 сумнан 63,39 сумга кадәр үсте. Премиаль ягулык (АИ-98 һәм аннан югары маркалар) 4 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 86,61 сумга җитте.

 

Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев