Татарстанда ел башыннан ана капиталы чаралары ярдәмендә 15 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан
Торак сатып алу - Татарстанда ана капиталы чараларыннан файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
Торак сатып алу - Татарстанда ана капиталы чараларыннан файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе. Гаиләләр кооперативка керә яки кредит ала алалар. Шулай ук йортны кредит акчаларын файдаланмыйча ана капиталы акчаларын кулланып төзү мөмкинлеге дә каралган.
Торак шартларын яхшыртуга акчаны балага өч яшь тулгач тотарга мөмкин. Кредит буенча беренче кертемне түләү яисә төп бурычны каплау искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталы акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук кертергә мөмкин.
"2025 елда ана капиталы акчасын торак кредитлары буенча төп бурычны каплауга һәм процентлар түләүгә тоту өстенлекле юнәлеш статусын саклап калды. Татарстанда әлеге максатчан чыгымнарның күләме 6,6 млрд сум тәшкил итте», - ди Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафи
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталы акчаларыннан бары акча күчерү юлы белән генә файдаланырга мөмкин булуын искәртә. Бу акчаларны акчалата кулга алуның теләсә нинди схемалары законсыз булып тора.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев