Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары спорт оешмаларында ташламалар куллана ала
Махсус хәрби операция ветераннары өчен спорт оешмаларында ташламалар каралган.
Татарстан Республикасында махсус операция ветераннарын физик культура һәм спорт дәресләре аша тернәкләндерү һәм социаль җайлаштыру буенча системалы эш җайга салынган. Моның өчен республика районнарында кирәкле шартлар тудырылган. Бу чаралар «Россия Спорты» Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы.
Мәсәлән, Кайбыч муниципаль районында физик тернәкләндерү, сәламәтләндерү һәм актив ял итү өчен төп мәйданчык – «Салават Күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы.
Бөгелмә районында паспорт һәм махсус операция катнашучысы таныклыгы күрсәткәндә түбәндәге спорт объектларына Олимпия резервы спорт мәктәбе №1 (секцияләргә йөрү), №2 спорт мәктәбенә (секцияләргә йөрү), чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбенә (инвентарьны бушлай арендалау), Е.А. Тимерҗанов исемендәге «Яшьлек» спорт мәктәбенә (секцияләргә һәм бассейнга йөрү), «Арыслан» хоккей спорт мәктәбенә (боз аренасына йөрү), «Факел» спорт мәктәбенә (бассейнга һәм тренажер залына йөрү), «Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексына (секцияләргә, бассейнга һәм боз аренасына йөрү) бушлай килеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев