Татарстанда өч катлы йортны тәүлегенә 115 мең сумга арендага бирәләр
Казанда белдерүләр сайтында шундый игълан барлыкка килде.
Казанда белдерүләр сайтында элиталы өч катлы йортны арендалау турында игълан барлыкка килде.
Бу шәһәрдә тәүлеклек арендалауның иң кыйммәтле варианты. Яшәү бәясе тәүлегенә 115 мең сум тәшкил итә.
Әлеге объект Авиатөзелеш районында урнашкан. 700 кв. м мәйданлы йорт уннан артык бүлмәне үз эченә ала. 10 сутыйлы участокта мунча һәм бассейн бар.
Хуҗалар йортны масштаблы чаралар өчен идеаль урын буларак тәкъдим итәләр. Алар әйтүенчә, йорт 50 һәм аннан да күбрәк кунакны сыйдыра ала. Төзекләндерелгән территория зиннәтлелек тәэсирен тулыландыра: биредә беседка бар, чыршылар утыртылган, ә юллар брусчатка белән түшәлгән.
Шул ук вакытта аренданың конкрет бәясе юк һәм ул үзгәрергә мөмкин. Арендага бирүче бәянең кунаклар санына бәйле булуын да билгеләп уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев