Тугыз айда республика авыл хуҗалыгы формированиеләре сөт җитештерүне 75 мең тоннага арттырган.
2026 елның гыйнвар – сентябрь айларында Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукция сатудан 148 млрд сум табыш алган. Терлекчелек өлешенә 100,5 млрд сум, ягъни гомуми күләмнең 68%ы туры килгән. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип җиткерә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, терлек һәм кош-корт сатудан 44,4 млрд сум, йомыркадан – 7,6 млрд сум табыш алынган. Шул ук вакытта, җитештерү күләмнәре артуга карамастан, сөт сатудан алынган табыш 2025 ел дәрәҗәсенең 85%ын тәшкил иткән. Бу сатып алу бәяләренең 7 сумнан артыгракка кимүе белән бәйле. Шул ук вакытта сөт һәм дуңгыз ите сату күләмнәре арту нәтиҗәсендә хуҗалыклар өстәмә 2,2 млрд сумнан артык табыш алган.
Тугыз айда республика авыл хуҗалыгы формированиеләре сөт җитештерүне 75 мең тоннага арттырган. Иң зур үсешне Кайбыч, Минзәлә һәм Кукмара районнары тәэмин иткән – аларга гомуми артуның 71%ы туры килгән.
Шул ук вакытта 18 районда тискәре динамика күзәтелә. Сәбәпләре арасында – сыерлар баш санының кимүе, продуктлылыкның түбәнәюе, шулай ук терлекләрне асрау һәм ашату технологияләре белән бәйле проблемалар.
Министр билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда республикада сөт терлекчелеге инфраструктурасын шактый яңартканнар. Элек сыерларның яртысы бәйдә асралса, хәзер сыерларның 73%ы махсус залларда һәм роботлар ярдәмендә савыла. Шул вакыт эчендә 75 мең башка исәпләнгән 147 заманча сөт комплексы төзелгән һәм яңартылган. Инвестицияләр 25 млрд сум тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы формированиеләренә дәүләт ярдәме күләме 6,1 млрд сумга җиткән.
Биш елда авыл хуҗалыгы формированиеләрендә сөт җитештерү 389 мең тоннага, ягъни 35,8%ка арткан.
Моннан тыш, Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы турында хәбәр итте. Һава шартлары уңай булу сәбәпле, октябрьдә соң өлгерә торган культураларны урып-җыю югары темплар белән барган. Эшләрне 23 район тулысынча тәмамлаган.
Бүгенге көндә 24 мең гектарны, шул исәптән 2,5 мең гектар көнбагышны һәм 21 мең гектар кукурузны җыеп бетерәсе калган. Республикада шикәр чөгендерен урып-җыюны тәмамлаганнар.
Нет комментариев