Татарстанда хәрбинең йөрәгеннән снаряд кыйпылчыгын алганнар
Хәрби госпитальдә
Татарстан республика клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпиталь табиблары туры эфирда махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбинең йөрәгеннән снаряд кыйпылчыгын алган.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбинең йөрәгеннән кыйпылчыкны алу буенча операция уздырганнар. Мондый операцияне беренче тапкыр туры эфирда торакаль хирургия буенча белем бирү симпозиумында җыелган хезмәттәшләре өчен трансляцияләгәннәр. Бу хакта РКБ каршындагы хәрби госпиталь җитәкчесе Михаил Бурмистров сөйләгән.
"Донбасстан кайткан авыр яраланган хәрбигә операция ясалды. Сантиметр зурлыгындагы кыйпылчык аның йөрәге белән аорта арасына эләккән. Аны зур кисем белән түгел, ә өч кечкенә прокол ярдәмендә алдылар", – дип сөйләде Михаил Бурмистров.
Җәрәхәт HIMARS реактив системасы белән кассета снарядлары ату нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Баксаң, башка хастаханә табиблары кыйпылчыкны чыгарырга батырчылык итмәгән, әмма татарстан табиблары ясаган операция уңышлы узган. Хирург сүзләренчә, хәрби аягына баскан һәм операция көнендә үк йөри башлаган.
Татарстан РКБ матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев