Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлы лайк куеп, 100 мең сум югалткан

Мессенджерга тәкъдим килә.

Берничә көн элек Татарстанда яшәүче кызга кемдер мессенджер аша акча эшләү тәкъдиме белән СМС җибәргән. Янәсе, сатучыларны халыкка күбрәк таныту өчен, маркетплейсларда товарларга лайк куярга кирәк. Һәр лайк өчен акча түләнәчәк, дигән ул.

 Алга таба аралашу барышында теге, янәсе, яхшырак хезмәт хакы алу өчен, товарны юри генә сатып алырга кирәклегенә ышандырган. Моның өчен товар хакын ниндидер реквизитлар буенча җибәрсәң, счетка акчаның процентлар белән кайтачагын вәгъдә иткән.

Әмма акча да кайтмаган, маркетплейс сайты да ялган булып чыккан.

 Нәтиҗәдә кыз 100 мең сум акчасын югалткан, «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

http://shahrichalli.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев