ОСАГО полисы машина хуҗалары өчен мәҗбүри документларның берсе санала.
Әмма кайбер очракларда Татарстанда яшәүчеләргә аны рәсмиләштермәскә рөхсәт ителә.
Нинди очракларда ОСАГО кирәкми:
транспорт чарасының тизлеге сәгатенә 20 километрдан югарырак булмаган очракта;
транспорт чарасы ЮХИДИда теркәлергә тиешле транспорт чаралары исемлегенә кермәгән очракта;
транспорт чарасы Россия Кораллы көчләре техникасы булган очракта;
транспорт чарасы халыкара системаларда иминләштерелгән чит ил автомобиле булган очракта;
транспорт чарасы җиңел прицеплар категориясенә караган очракта;
транспорт чарасының классик тәгәрмәчләре булмаган очракта.
Нет комментариев